ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

«Сандугач» ХФ һәм «НУР» хатын-кызлар инициативалары ассоциациясе оештырган үзенчәлекле балалар өчен «Һәркемдә кояш» II Республика фестивале нәтиҗәләре буенча Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Эвелина Шәрипова «Вокал» номинациясендә җиңүче булды.

Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мин – тылсымчы» конкурсына йомгак ясалды. Ул инде 15 ел рәттән үткәрелә. Конкурсны оештыручы – «Постройка+» журналы җитәкчесе Марина Власова.

Патриотик аң дәрәҗәсен күтәрү, социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнарның иҗади сәләтләрен үстерү, туган як турындагы белемнәрне системалаштыру максатларында Министрлык «Минем Ватаным – Татарстан» дигән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрә.

Һөнәри компетенцияләрне камилләштерү максатында сентябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре стажировка мәйданчыклары базасында укулар узды

7 октябрьдә Бөтендөнья балалар сәламәтлеге көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан татарстанлыларны «Сәламәт буын» Бөтенроссия социаль проекты акциясенә кушылырга чакыралар. Проектның бушлай файдалы материалларын https://zdorovoe-pokolenye.ru/ рәсми сайтында карарга мөмкин.


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә һәм традицион гаилә кыйммәтләре институтына ярдәм итүче «Әтиләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россиядә Гаилә елы кысаларында «Отцовское признание» милли премиясен үткәрә.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында махсуслаштырылган автотранспорт 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Тукай үзәк район хастаханәсенә илтә.

24 сентябрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә/ ата-аналар көне узды. Чакырылган экспертлар социаль яклау, социаль фонд, мәшгульлек үзәге, мәдәният идарәсе һәм балалар поликлиникасы вәкилләре булды.

Ютазы районының Крәш Бүләк авылы халкы коймак бәйрәмен билгеләп үтү өчен бергә җыелды. Беркем дә буш кул белән килмәде, һәркем табынга сыйлар китерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International