ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Шушы көннәрдә педагог-оештыручы Марина Степанова җитәкчелегендә Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татнефть» ГАҖ яшьләре вәкиле Мария Сәхаутдинова һәм Алабуга медицина училищесы студентлары «Капустник» дип исемләнгән бәйрәм ярышлары әзерләделәр һәм уздырдылар.

Түбән Камадан Татьяна Леонтьева – тормышы гаҗәеп рухи көч, фидакарьлек һәм гаиләгә тугрылык үрнәге булган хатын-кыз. Өч бала анасы, ул тормыш сынауларын намус белән җиңеп чыга, тирә-юньдәгеләрне үзенең ныклыгы һәм оптимизмы белән рухландыра. Аның тарихы – мәхәббәт, югалтулар, көрәш һәм шартларны җиңү тарихы.

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә «Преодоление» тернәкләндерү үзәге пациентлары белән чираттагы мәгълүмати чара үткәрделәр.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар диатоник кыңгырауларда уйнарга өйрәнәләр. Бу музыка коралы аларның иҗади күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итеп кенә калмый, ә тернәкләндерү процессының мөһим элементы булып тора.

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Әфганстанда, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм МХО катнашучылары белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Outline» граффити һәм заманча сәнгать үзәгендә укучылар мастер-класс үткәрделәр.


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

21 ноябрьдә Россиядә Гаилә елы кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мөһим көн – Уллар көне» дигән чара уздырылды.

20 ноябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның социаль өлкә оешмалары вәкилләре белән очрашуы булды.

Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан республика төбәк бүлеге белгечләре Арчадагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International