Геройлар белән очрашу

2024 елның 22 ноябре, җомга

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Әфганстанда, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм МХО катнашучылары белән очрашты.

Ветераннар балигъ булмаганнарга үзләре, Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләделәр. Балалар белән Россия тарихына зур булмаган экскурс ясадылар. Кунаклар армиядә хезмәт итүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.

Әңгәмәдә тылдан солдатларыбызга ярдәм итү темасы күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар һәм посылкалар һәр хәрбинең күңелен җылыта, аларның рухын күтәрә.

Мондый чаралар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итә. Конкрет мисалларда балалар чын геройларның янәшә яшәвен, батырлыкның, Ватанга мәхәббәтнең чын кешенең сыйфатлары булуын күрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International