2025 елга Министрлыкның өстенлекле максатлары өчен онлайн тавыш бирү дәвам итә

2024 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.

Республика халкы 2025 елга Министрлыкның өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгеләүдә катнаша ала. Ачык онлайн тавыш бирүгә 15 максат чыгарылды. Алар ведомство эшчәнлегенең төп өлкәләренә кагыла: халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәтне саклау, халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау, шул исәптән МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү, өлкән буын гражданнарның ялын оештыру мәсьәләләре һ. б.

Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында уза. Үз тавышыңны бирү өчен порталда авторизацияләнергә, «Халыкны сораштыру» сервисына күчәргә һәм тавыш бирергә кирәк (https://open.tatarstan.ru/polls/).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International