«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә хокукый ярдәм көне узды

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның социаль өлкә оешмалары вәкилләре белән очрашуы булды.

Чараның максаты – гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм социаль гарантияләр турында мәгълүмат бирү.

Катнашучылар тормыш эшчәнлегенең төрле якларын регламентлаучы хокукый аспектлар буенча квалификацияле ярдәм ала алдылар. РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Бөгелмә районындагы клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Раушания Сөнгатуллина пенсияләр һәм инвалид балаларның ата-аналарына социаль пособиеләр турында сөйләде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре гаиләләргә дәүләт ярдәме, уку курсларында өстәмә белем алу мөмкинлекләре һәм эшкә урнашу вариантлары турында мәгълүмат бирделәр.

Ата-аналар сораулар бирә, белгечләрдән киңәшләр ала, үзләренең тәкъдимнәрен әйтә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International