Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Outline» граффити һәм заманча сәнгать үзәгендә укучылар мастер-класс үткәрделәр.
Гадәти булмаган мастер-класс тәрбияләнүчеләр арасында зур кызыксыну уятты, беркем дә читтә калмады. Барлык балалар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп киндергә рәсем ясадылар, аралаштылар, рәссамнарга сораулар бирделәр, бик кызыклы итеп вакыт үткәрделәр һәм сәнгать процессыннан бик зур ләззәт алдылар.
Граффити үзәге җитәкчесе Елена Меньшикова балаларга граффити стильләре һәм төрләре турында сөйләде. Рәссам-граффитистлар Андрей Батурин һәм Булат Мәҗитов балаларга төс, детальләр сайлауда булыштылар.