Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә «Преодоление» тернәкләндерү үзәге пациентлары белән чираттагы мәгълүмати чара үткәрделәр.
Тернәкләнү узучы гражданнарга эш юнәлешләре һәм социаль хезмәт күрсәтү төрләре, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану тәртибе турында мәгълүмат бирделәр. Хезмәт базары торышы, мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча укулар узу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирүгә зур игътибар бирелде.
Очрашуда катнашучылар һөнәри юнәлеш төрләрен билгеләүгә тест уздылар, аның нәтиҗәләре буенча эшчәнлекнең кайсы өлкәсендә яхшырак үсүләрен аңладылар.
Мондый очрашулар социаль тернәкләнүне дәвам итүгә яңа караш һәм уңай үзгәрешләр, шулай ук сәламәт тормышта таяныч була алырлык яңа һөнәр эзләү турында уйланырга мөмкинлек бирә.