Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Кулинария клубы» түгәрәгенең чираттагы дәресе узды. Бу юлы социаль хезмәтләр алучылар үзләренең гүзәл парлары өчен десерт әзерләделәр һәм бизәделәр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.
22 ноябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында коры печенье пешерү буенча мастер-класс узды.
22 ноябрьдә «Нур» психологик ярдәм үзәге базасында укулар узды. Анда Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Разилә Әхмәтвәлиева да катнашты.
Казанның Вознесенское бистәсеннән Гүзәл һәм Марат Фазылҗановлар биш бала тәрбиялиләр. Бу гаиләдә балалар – математика, физика, информатика һәм биология буенча мәктәп олимпиадаларында күп тапкырлар призерлар, вокал һәм бию белән мавыгалар.
Менә инде чирек гасырдан артык ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хатын-кызның мактаулы хезмәтен данлый, ана булуның социаль әһәмиятен арттыра.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчаларына «Өйдә микротернәкләндерү үзәге» социаль хезмәтен булдыру буенча «Яңа офыклар» проектын гамәлгә ашыру төгәлләнде.
Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе арасында хезмәттәшлек һәм Рөстәм Миңнехановның 2024 елның 26 июлендә Бохара өлкәсе хакиме Батыр Зарипов белән очрашуында ирешелгән килешүләр кысаларында, шулай ук тугандаш халыкларның ветеран оешмалары арасында хезмәттәшлек һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ветераннарның Үзбәкстанга сәфәрен оештырды.
Чаралар Татарстанның барлык халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә уза. Анда концертлар, кызыклы очрашулар, ярдәм акцияләре, мастер-класслар, балалар һәм әниләрнең уртак дәресләре, уен программалары һәм башкалар үткәрелә.
«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 2024 елда Теләчедә яшәүче 1 077 кеше сәламәтлекләрен тикшергән – медицина тикшерүе узган. Өлкән яшьтәге гражданнарны «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспортында алдан расланган план-график буенча бушлай илтәләр.