Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе арасында хезмәттәшлек һәм Рөстәм Миңнехановның 2024 елның 26 июлендә Бохара өлкәсе хакиме Батыр Зарипов белән очрашуында ирешелгән килешүләр кысаларында, шулай ук тугандаш халыкларның ветеран оешмалары арасында хезмәттәшлек һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ветераннарның Үзбәкстанга сәфәрен оештырды.
Программа Батыр Зарипов белән очрашудан башланды, ул татар делегациясенең визиты Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Аннары ветераннар Үзбәкстан ветераннарының иҗтимагый эшчәнлегенә ярдәм итү буенча «Нуроний» фондының Бохара бүлекчәсе, аграр комплекс вәкилләре белән очраштылар, Бохара өлкәсенең аграр районнарына бардылар. Очрашу барышында ике тугандаш республика ветераннары таныштылар һәм бай тәҗрибә белән уртаклаштылар. Кунаклар визиты кысаларында шулай ук Бохарадагы Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.
Бүген ветераннар экскурсия барышында Бохараның мәдәни объектлары һәм истәлекле урыннары белән танышалар, ә кичен аларны мәдәни программа көтә.