«Нур» психологик ярдәм үзәгендә медиация хезмәтләрен оештыру буенча укулар узды

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

22 ноябрьдә «Нур» психологик ярдәм үзәге базасында укулар узды. Анда Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Разилә Әхмәтвәлиева да катнашты.

Квалификация күтәрү курсы «УМАЙ» Идел буе гаилә академиясе» коммерциячел булмаган автоном оешма тарафыннан оештырылды. Укыту программасы мәктәпләрдә татулашу хезмәтләрен һәм мәгариф учреждениеләрендә медиация хезмәтләрен оештыруга багышланган иде. Катнашучылар конфликтларны хәл итү ысуллары, шулай ук уку йортларына медиация хезмәтләрен нәтиҗәле кертү турында белемнәр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International