Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчаларына «Өйдә микротернәкләндерү үзәге» социаль хезмәтен булдыру буенча «Яңа офыклар» проектын гамәлгә ашыру төгәлләнде.
Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында йомгаклау семинарында сөйләштеләр. Чарада учреждениенең проектны гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән хезмәткәрләре, гаиләләр белән эшләү буенча җәлеп ителгән белгечләр, төрле ведомство карамагындагы проектны башкаручылар, шулай ук «Яңа офыклар» проектында катнашучы гаиләләр катнашты.
Проект җитәкчесе Наталья Храмова гомуми нәтиҗә ясады. «Яңа офыклар» проекты өй шартларында инвалид балаларны тернәкләндерү һәм абилитацияләү мөмкинлеген тәэмин итү буенча «Өйдә микротернәкләндерү үзәге» социаль хезмәтен булдыруга юнәлдерелгән иде. Проектның уникальлеге шунда ки, өйдә, гадәти тернәкләндерү шартларында, инвалид баланың авыру профиле нигезендә микротернәкләндерү мохите булдырыла, ул үзгәрергә, тулыланырга мөмкин. Шул ук вакытта ата-аналар үз балаларының тулы хокуклы реабилитологлары һәм сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү өчен белгечләрнең ышанычлы партнерлары булалар. Мондый якын килүдә өзлексезлек, эзлеклелек, позитив ата-аналык принцибы тәэмин ителә.
Мобиль бригаданың һәр белгече очрашулар барышында грант акчасына сатып алынган тернәкләндерү һәм уен җиһазларын гына түгел, комплекслы хезмәтләр спектрын киңәйтергә мөмкинлек бирә торган инновацион технологияләрне һәм методикаларны да кулланып, эшләүнең үз планын эшләде.
«Шәфкать» үзәге директоры Гөлназ Исакиева чараларны үткәрүдә актив катнашканнарга рәхмәт белдерде, җәлеп ителгән белгечләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Семинарда күчмә мобиль бригада эшен дәвам итәргә карар кылынды, чөнки аңа инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр тарафыннан ихтыяҗ зур.