Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Кулинария клубы» түгәрәгенең чираттагы дәресе узды. Бу юлы социаль хезмәтләр алучылар үзләренең гүзәл парлары өчен десерт әзерләделәр һәм бизәделәр.
Түгәрәк дәресләрендә интернат-йортта тәрбияләнүчеләр үзләренең кулинар фантазияләрен чынга ашыралар, бер команда булып эшлиләр, бер-берсенә киңәш һәм эш белән ярдәм итәләр. Мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең хезмәт күнекмәләрен торгыза, иҗади сәләтләрен активлаштыра, дустанә мөнәсәбәтләр һәм уңай кызыксынулар булдыра.