Менә инде чирек гасырдан артык ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хатын-кызның мактаулы хезмәтен данлый, ана булуның социаль әһәмиятен арттыра.
Баланы рухи-әхлакый һәм интеллектуаль тәрбияләүдә ананың роле бик зур. Нәкъ менә шуңа күрә аналарга һәм балаларга ярдәм итү дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Татарстан Республикасы – үзәгендә балалы гаиләләр, шулай ук ана булуны планлаштыручылар булган «Демография» милли проекты чараларында актив катнашучы. Милли проект бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтә, бала тәрбияләүче хатын-кызлар яңадан белем алу һәм квалификациясен үзгәртү мөмкинлеге ала.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән балалы гаиләләргә өстәмә рәвештә адреслы социаль ярдәм күрсәтелә. Әйтик, 2018 елдан авыл җирендә яшәүче яшь хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнә. «Авыл түләүләре» ярдәмендә беренче булып туган балалар санын саклап калып булды, шулай ук күпбалалы гаиләләр санын арттыруга ирешелде.
Гаиләнең абруен күтәрүгә, җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен һәм күпбалалылыкны пропагандалауга дәүләт бүләкләре хезмәт итә. 2023 елда Татарстанда өч ата-ана «Родительская доблесть – Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бирәләр. Быел медаль белән бер гаилә бүләкләнде.
Шулай ук 2024 елда 61 әни «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде. 2000 елдан медаль барлыгы 1 611 хатын-кызга бирелгән.
Социаль тармак белгечләренең эшчәнлеге дә әниләргә һәм гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Алар көн саен гаиләләр, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче аналар белән эшлиләр. Уллары махсус хәрби операция зонасында булган аналарга аерым игътибар бирелә. Шунысы әһәмиятле, бу аналар үзләре дә волонтерлык эшчәнлегендә катнашалар, үзләре дә МХОда катнашучыларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр.
2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Бүген гаиләнең әһәмияте турында сөйләү, гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу бик мөһим.
Гаилә елы кысаларында Россиядә «Зур гаилә яллары» масштаблы бөтенроссия проекты эшләтеп җибәрелде. Ул уртак активлыкларда катнашып, гаиләнең төрле буыннарын берләштерүгә юнәлдерелгән. Республика халкы өчен Зур гаилә яллары Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә узды. Бу гаилә белән бергә вакыт уздыру, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта торган яңа традицияләр формалаштыру өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр! Сезне матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм бәхет, ә гаиләләрегезгә шатлыклы көннәр, гармония һәм иминлек телим.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова