«Яңарыш» үзәгендә грант проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

22 ноябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында коры печенье пешерү буенча мастер-класс узды.

Балаларны печенье әзерләү җайланмасы һәм технологиясе белән таныштырдылар, бәйрәм өстәленең традицион гаилә ризыкларын белү буенча сораштыру үткәрделәр. Балалар коры печенье пешерү технологиясен һәм үзенчәлекләрен үзләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International