«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 2024 елда Теләчедә яшәүче 1 077 кеше сәламәтлекләрен тикшергән – медицина тикшерүе узган. Өлкән яшьтәге гражданнарны «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспортында алдан расланган план-график буенча бушлай илтәләр.
Медицина оешмаларына диспансерлаштыру максатыннан китерелгән 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның гомуми саны 405 кеше тәшкил итә. Үткәрелгән дәвалау-диагностика чаралары өлкән буынга системалы ярдәм күрсәтүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Даими рәвештә тикшеренүләр узу сәламәтлектә төрле проблемалар килеп чыгу куркынычын киметергә, авыруларны үсешнең башлангыч стадияләрендә ачыкларга ярдәм итә.