Казанның Вознесенское бистәсеннән Гүзәл һәм Марат Фазылҗановлар биш бала тәрбиялиләр. Бу гаиләдә балалар – математика, физика, информатика һәм биология буенча мәктәп олимпиадаларында күп тапкырлар призерлар, вокал һәм бию белән мавыгалар.
Хәзерге вакытта күпбалалы ананы «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләү мәсьәләсе карала. Әниләр көне алдыннан зур һәм тату гаиләдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кунакта булды.
«Бездә беренче булып игезәкләр туды. Башта, әлбәттә, авыр булды. Алга таба – җиңелрәк. Без бөтен эшне бергә эшлибез. Ял көннәрендә өстәл артында җыелырга, милли ризыклар пешерергә, фильмнар карарга яратабыз», – дип сөйләде очрашуда Гүзәл Илдус кызы.
«Бүген без гаҗәеп гаилә – Гүзәл белән Маратта кунакта. Гүзәлнең ике югары белеме бар, ул югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаган, юрист булып эшли. Шундый җитди эше булуга карамастан, биш бала тәрбияли. Ә барысы да Марат янәшәдә булганга. Хатын-кызның ярдәме шундый яхшы булганда, балалар да туа, гаилә дә бәхетле, һәм барысы да яхшы. Мин барлык әниләргә гаиләләрдә һәрвакыт тәртип, рәхәтлек, игелек, мәхәббәт хөкем сөрүен телим», – диде Эльмира Зарипова.
«Әниләр көне-искиткеч бәйрәм. Безнең һәркайсыбызның әниләре бар, кемнеңдер олырак, кемнеңдер яшьрәк. Әни – гаиләдә рәхәт тудыручы, безгә тормыш бирә торган кеше. Әни безне гаиләдә берләштерә, Ул безне беренче сүзләргә өйрәтә. Гаиләдә әни – йорт учагын саклаучы. Әниләр безне туган телгә, гореф-гадәтләргә өйрәтәләр», – диде Эльмира Зарипова.
Ул Фазылҗановларга бүләк тапшырды һәм республиканың барлык әниләрен Әниләр көне белән котлады.