Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Әниләр көнен билгеләп үтәләр

2024 елның 22 ноябре, җомга

Чаралар Татарстанның барлык халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә уза. Анда концертлар, кызыклы очрашулар, ярдәм акцияләре, мастер-класслар, балалар һәм әниләрнең уртак дәресләре, уен программалары һәм башкалар үткәрелә.

Мәсәлән, Лениногорск районының «Исток-Башлангыч»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Агачлар зур булганда» дигән күргәзмә оештырдылар. Учреждение холлында хезмәткәрләрнең фотосурәтләре белән стенд урнаштырылды. Бу хатын-кызның матурлыгын ассызыклау һәм кеше тормышында ананың ролен тагын бер кат искә төшерү мөмкинлекләренең берсе.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге «Әни яулыгы» акциясенә кушылды. Һәр ана өчен иң яхшы бүләк – аның балаларының сәламәтлеге һәм хәле яхшы булуы. Нәкъ менә шуңа күрә барлык битараф булмаган хезмәткәрләр хәрбиләрнең күңелен җылыту һәм өйдә аларны көтүләрен, ышануларын һәм яратуларын искә төшерү өчен азык-төлек товарларын сатып алуда катнаштылар. Һәр бүләк өмет һәм ана кайгыртуы символы булган зәңгәр яулыкка төреләчәк. Эчендә тәмле ризыклар гына түгел, сугышчан рухны ныгытачак изге теләкләр дә.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге «Бирлик» Әзербәйҗан җәмгыяте, «Алсу» Әлмәт оек фабрикасы» ҖЧҖ, «Мама балует» ярымфабрикатлар кибете белән берлектә уллары махсус хәрби операциядә булган аналарны котлады.

Югары Осланда әлеге бәйрәм уңаеннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналар өчен хәйрия чарасы оештырылды. Алар өчен профессиональ рәссам белән рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде, барлык әниләргә иганәчеләрдән бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Очрашу бәйрәм торты белән чәй эчү белән тәмамланды. Чараны «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Игелекле кешеләр» хәйрия хәрәкәте, Иннополис шәһәренең иминлек хезмәте, яшүсмерләр-яшьләр клубы оештырды.

Әниләр көне алдыннан Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Безгә тормыш һәм җылылык бүләк итүчеләр турында» дип аталган очрашу булды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклар МХО катнашучыларының әниләре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International