Төп миссиясе хатын-кызларның рухи-әхлакый, мәгариф һәм мәдәни үсеше булган «Хатын-кыз – милләт байлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы «Хатын-кыз – милләт байлыгы 2024–2025» II Халыкара форумын үткәрә.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Әлфинә Фәхриева «Ата-аналар җинаятьчелексез, көчләүсез һәм наркотикларсыз дөнья өчен» җинаятьләрне профилактикалау үзәге ярдәмендә балигъ булмаган балалар белән танып белү сәгате үткәрде. Чара Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кечкенә пациентларга ярдәм итүнең яңа һәм нәтиҗәле ысуллары актив кулланыла, шуларның берсе – глюкофон белән эшләү.
Бүген социаль-көнкүреш җайлашу программасын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору бүлекчәсе хезмәтләрен алучылар өчен аш-су мастер-классы уздырдылар.
Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы 2024 елга йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алышты. Чара Лениногорск шәһәренең Мәгариф йортында узды.
Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр ат абзарында булдылар.
22 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спорт марафоны» дип аталган физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды.
2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Минзәлә шәһәренең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар уртак җиңүгә кулларыннан килгәнчә өлеш кертәләр.
Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы өй бүлеге хезмәткәрләре «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты кысаларында төзелгән гаиләдә булдылар.
Россиядә Ватанны саклаучылар елы кысаларында, шулай ук Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән хәрбиләрне искә алу көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Тормышта һәрвакыт батырлыкларга урын бар» дигән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде.