«Умырзая» үзәгендә тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәләр

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Минзәлә шәһәренең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар уртак җиңүгә кулларыннан килгәнчә өлеш кертәләр.

Аш-су сәнгате дәресендә балалар белгеч белән бергә 500 пакет хуш исле үлән чәе әзерләделәр һәм пакетларга төрделәр. Монда табигый ингредиентлар сугышчыларны салкын көннәрдә җылытып кына калмыйча, аларның кәефен дә күтәрер дип ышаналар.

Якын арада чәйләр махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International