Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы 2024 елга йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алышты. Чара Лениногорск шәһәренең Мәгариф йортында узды.
Социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Елена Әхмәтҗанова учреждение хезмәткәрләре алдында аналитик доклад белән чыгыш ясады. Ул ирешелгән нәтиҗәләргә тукталды, хисап елында хаталар ясамаска кирәклегенә игътибар итте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вәгыйзова учреждение коллективына социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарның төрле категорияләре белән эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.