Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы өй бүлеге хезмәткәрләре «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты кысаларында төзелгән гаиләдә булдылар.
Ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый гаилә – йорт шартларында яшәүне озайту, системалы рәвештә төрле ярдәм алу, торак проблемаларын хәл итү мөмкинлеге.
Казанның Авиатөзелеш районында шундый гаиләләрнең берсен Эмиль Хәкимов оештырган. Ул үз гаиләсенә Билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен «Шәфкать» социаль җайлашу үзәгеннән өлкән яшьтәге кешене алган. Авыру аркасында үз-үзенә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль яшәү сәләтен югалткан В. Прошин өчен яңа тормыш ачылган. Олы яшьтәге кеше тулы канлы гаиләдә яши, тәрбиясе өчен рәхмәтле, барлык кирәкле әйберләр – ризык, дарулар, көндәлек кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, аның өчен бик мөһим булган аралашу мөмкинлеге бар.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре гражданинның яшәү шартларын тикшерделәр һәм ярдәмче белән өлкән кеше арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшы, ихтирамлы булуын билгеләделәр. Гаиләдә шәхеснең матди һәм рухи ихтыяҗлары канәгатьләндерелә генә түгел, ә формалаша, көнкүреш традицияләре булдырыла һәм хуплана, йорт хуҗалыгын алып баруда үзара ярдәмләшү гамәлгә ашырыла, психологик ярдәм күрсәтелә.