ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Хәерле юл!» чарасы узды.
Россиядә Гаилә елы һәм Йөкле хатын-кызлар көне кысаларында Балтач районының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә «Үзем өчен вакыт» дигән чара узды. Чарага йөкле хатын-кызлар чакырылган иде. Катнашучыларга концерт номерлары, мәгълүмати әңгәмә, бала тууны теркәү буенча «Суперсервис» хезмәте эше белән танышу, мастер-класслар һәм башкалар тәкъдим ителде.
Өченче буын университеты кысаларында Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йортында өлкәннәр өчен компьютер һәм финанс грамоталылыгы нигезләре буенча курслар ачылды. Катнашучыларны Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм Россия Пенсионерлар берлегенең Минзәлә районындагы җирле бүлеге рәисе Алсу Ганиева сәламләде.
Тәтеш районында Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан социаль хезмәтләр алучы озак яшәүчеләрне котладылар. Иван Авдонин һәм Гөлҗиһан Шаммасова янына Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова килде.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә квалификацияле адвокат Равил Сәйфетдинов белән очрашу булды. Чарада көндезге тору, наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлекчәләре тәрбияләнүчеләре, шулай ук Актив озын гомерлелек мәктәбендә булучылар катнашты.
Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының әби-бабайларын «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр котларга килде. Алар котлау открыткалары бүләк иттеләр, җырлары һәм шигырьләре белән сөендерделәр.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталья Сигаева һәм өй бүлеге мөдире Наталья Полякова Нина Артюхина янына бардылар. Әбигә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернет-йортында яшәүче Людмила Белоусова ил өчен катлаулы чорда үзен чын патриот итеп күрсәтте. Ул алгы сызыкка җибәрер өчен 10 пар җылы йон әйберләр тапшырды. Аларны ул ике атна эчендә бәйләде.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр декадасында кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсен оештыру күркәм традициягә әверелде.