Бүген социаль-көнкүреш җайлашу программасын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору бүлекчәсе хезмәтләрен алучылар өчен аш-су мастер-классы уздырдылар.
Барысы да ризык әзерләүдә катнаша алды. Кемдер кирәкле ингредиентларны болгатты, кемдер өстәл әзерләде, ә кемдер табада коймакларны әйләндерде. Чара әзерләнгән тәм-томны татып карау белән тәмамланды. Барысы да хезмәт нәтиҗәсеннән канәгать калды.
Аш-су дәресләре тернәкләнүчеләрне мөстәкыйльлеккә әзерли, тормышта кирәк булган белем һәм күнекмәләрне формалаштыра.