Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Әлфинә Фәхриева «Ата-аналар җинаятьчелексез, көчләүсез һәм наркотикларсыз дөнья өчен» җинаятьләрне профилактикалау үзәге ярдәмендә балигъ булмаган балалар белән танып белү сәгате үткәрде. Чара Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Дәреснең максаты укуга кызыксынуны арттыру, алган белемнәрне тормышка ашыра белүне формалаштыру иде. Балалар ни өчен укырга кирәклеге турында фикер алыштылар.
Мондый дәресләр балага үзләре, ата-аналары һәм яшьтәшләре белән ачык аралашу өчен үз-үзләрен анализлау ихтыяҗын формалаштырырга ярдәм итә.