Яр Чаллыдагы тернәкләндерү үзәгендә спорт марафоны оештырылды

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спорт марафоны» дип аталган физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды.

Чараның максатлары: көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучыларында хәрәкәт активлыгын, чыдамлылыкны арттыру, хәрәкәт координациясен яхшырту.

Чара башланыр алдыннан мускулларны һәм буыннарны йөкләнешкә әзерләү өчен разминка үткәрелде. Аннары катнашучылар ике командага бүленеп эстафеталар узарга керештеләр.

Чарада 11 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International