Россиядә Ватанны саклаучылар елы кысаларында, шулай ук Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән хәрбиләрне искә алу көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Тормышта һәрвакыт батырлыкларга урын бар» дигән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде.
Чара барышында ул сугыштан кайтмаган геройларны искә алдылар, Әфганстандагы сугыш белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар. Шулай ук совет солдатларының батырлыгы турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Очрашу азагында социаль хезмәт алучылар сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән аралаштылар.