Төп миссиясе хатын-кызларның рухи-әхлакый, мәгариф һәм мәдәни үсеше булган «Хатын-кыз – милләт байлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы «Хатын-кыз – милләт байлыгы 2024–2025» II Халыкара форумын үткәрә.
Форумның төп бурычлары – гаилә учагын һәм традицион кыйммәтләрне саклаучы, илдә һәм дөньяда теләсә нинди казанышлар өчен гармонияле киңлек булдыру чыганагы буларак хатын-кызның чын мәгънәсендә тирән ролен ачу.
Форум кысаларында уникаль «Хатын-кыз – милләт байлыгы 2024–2025» халыкара театральләштерелгән конкурсы узачак.
Тантаналы чара 31 гыйнварда 13:00 сәгатьтә Мәскәүдә узачак.
Программа белән җентекләбрәк сайтта танышырга мөмкин: https://dostoyanie-natsiyi.ru/forum2025.