ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

26 мартта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә экстремизм һәм террорчылыкны кисәтүгә багышланган интерактив сәгать булып узды.

Сишәмбе көнне Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәшгульлек үзәге вәкиле катнашында ачык ата-аналар көне узды. Анда ата-аналарны эшкә урнаштыру, үзмәшгульлекне рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды.

Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр» уены узды. Чарада шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Арча районы профилактика бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтҗанова да катнашты.

Тукай муниципаль районының Әҗмәкәй авылыннан тыл хезмәтчәне Мөслимә Хуҗина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында социаль адаптация кабинетында социаль хезмәт алучылар өчен «Тарих битләре буйлап» дигән викторина үткәрелде.


25
март, 2025 ел
сишәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр ел саен уздырыла торган «Язгы игелек атнасы» гомумроссия акциясендә актив катнаштылар.

Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Яр Чаллы шәһәренең «Рамадан» Хәйрия фонды белән очрашу узды.

19–21 март көннәрендә Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә ведомство карамагындагы учреждениеләрдә кадрлар эшен алып бару өчен җаваплы белгечләр өчен «Кадрлар эшен алып баруның актуаль мәсьәләләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе оештырган «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч–2024» XVI республика конкурсында икенче урынны яулады.

«Искиткеч сигезлек» Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты командасы интеллектуаль уеннар сезонын ачты. Онлайн режимда узган беренче уенда алабугалылар Мәскәү шәһәреннән «DIY Service» компаниясе волонтерлары белән ярыштылар. Очрашуның инициаторы – «Старость в радость» хәйрия фонды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International