Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында социаль адаптация кабинетында социаль хезмәт алучылар өчен «Тарих битләре буйлап» дигән викторина үткәрелде.
Мавыктыргыч чарада һәр катнашучы үзенең белемнәрен тикшерә һәм шул чорның героик вакыйгалары турында күп яңа нәрсәләр белә алды. Викторина барышында сорауларга җавап биреп кенә калмадылар, тарихка да чумдылар.
Чара аралашу һәм катнашучылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Викторина шулай ук киләчәк буыннар өчен тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген искә төшерде.