«Шәфкать үзәге» учреждениесендә «Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр» уены узды

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр» уены узды. Чарада шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Арча районы профилактика бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтҗанова да катнашты.

Уенның төп бурычы катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, шулай ук аларда юлларда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру иде.

Катнашучылар ике командага бүленеп, берничә кызыклы станция аша үттеләр. Бу станцияләрнең һәркайсы алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итүче кызыклы биремнәр тәкъдим итте.

Ахырда Энҗе Мөхәммәтҗанова барлык катнашучыларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International