24 март көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгына багышланган чара оештыруда катнаштылар.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ата-аналар кунакханәсе» дигән чара узды, ул гаилә кыйммәтен саклауга һәм яшүсмер белән партнерлык һәм остазлык позициясеннән чыгып мөнәсәбәтләрнең яңа төрен төзүдә ата-аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
17 марттан «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында укырга гаризалар кабул итү башланды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр адаптив физкультура белән актив шөгыльләнә.
Әлмәттә «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.
Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы кысаларында 2 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстанда икенче тапкыр үсешләрендә авыр һәм күптөрле тайпылышлар булган затлар өчен «Мөмкинлекләр фестивале» узачак.
Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Бөек Ватан сугышы геройларының фотосурәтләре урнаштырылган стенд ясадылар. Һәрбер хезмәткәрнең һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучының Ватаныбызны саклауга өлеш керткән туганының портретын беркетү мөмкинлеге бар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
20 мартта Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятендә «Абилимпикс» чемпионатының чираттагы төбәк этабы узды. Һөнәри осталык буенча ярышлардан тыш, катнашучылар өчен мастер-класслар һәм уку йорты буйлап экскурсияләр белән мәдәни программа каралган иде.