«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләргә кунаклар килде

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Яр Чаллы шәһәренең «Рамадан» Хәйрия фонды белән очрашу узды.

Очрашу барлык катнашучыларны сәламләүдән башланды. Фонд вәкилләре мөселманнар өчен изге ай, уразаның әһәмияте турында сөйләделәр. Аннары тәрбияләнүчеләргә кызыклы мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Кызларга яулык бәйләү буенча мастер-класс аеруча ошады.

Ахырда приютта тәрбияләнүчеләргә бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International