26 мартта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә экстремизм һәм террорчылыкны кисәтүгә багышланган интерактив сәгать булып узды.
Бүлек мөдире Айгөл Мостафина социаль хезмәтләр алучылар өчен экстремизмның асылын ачучы һәм террорчылык актларының нәтиҗәләрен фаҗигале мисалларда күрсәтүче документаль фильм карау оештырды. Катнашучылар террорчылык куркынычы дәрәҗәләре турында белделәр һәм радикаль идеологияләр йогынтысына ничек каршы торырга икәнлеге турында фикер алыштылар.
Әңгәмә барышында террорчылыкның нәрсә икәнен, аның нинди формалар кабул итә алуын, тыелган оешмаларга яңа әгъзаларны ничек җәлеп итүләрен ачыкладылар. Шулай ук катнашучыларга теракт куркынычы булганда ничек эш итәргә кирәклеген аңлаттылар.
Мондый чаралар социаль хезмәтләр алучыларның уяулыгын арттырырга һәм деструктив йогынтыга тотрыклылык формалаштырырга ярдәм итә.