Сишәмбе көнне Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәшгульлек үзәге вәкиле катнашында ачык ата-аналар көне узды. Анда ата-аналарны эшкә урнаштыру, үзмәшгульлекне рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды.
Ачык әңгәмә барышында ата-аналар кызыксындырган сораулар буенча мәгълүмат алды. Шулай ук катнашучыларга «Россия эше» платформасының мөмкинлекләре турында сөйләделәр.