Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе оештырган «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч–2024» XVI республика конкурсында икенче урынны яулады.
Учреждение «Оешмада рус һәм татар телләрендә төшерелгән хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы видеоролик» номинациясендә аерылды.
«Хезмәтне саклау һәрвакыт беренче урында тора, чөнки яшәүчеләрнең һәм персоналның сәламәтлеге дә, сыйфатлы хезмәт күрсәтү дә, учреждениедә уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыру да шуңа бәйле», – ди интернат-йорт директоры Тәнзилә Васильева.