«Хыял» приюты волонтерлары «Язгы игелек атнасы» акциясендә катнаштылар

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр ел саен уздырыла торган «Язгы игелек атнасы» гомумроссия акциясендә актив катнаштылар.

Яшь волонтерлар МХОда катнашучылар гаиләләреннән пенсионерларга, инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга көнкүрештә ярдәм күрсәттеләр: өйләрен җыештырдылар, тәрәзәләрен юдылар, юллардагы бозны ваттылар.

Даими рәвештә үткәрелгән ярдәм акцияләре өлкәннәрнең тормышын җиңеләйтеп кенә калмый, буыннар арасындагы элемтәне дә ныгыта, кешелекле һәм ярдәмчел җәмгыять формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International