Тукай районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Тукай муниципаль районының Әҗмәкәй авылыннан тыл хезмәтчәне Мөслимә Хуҗина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны Ветераннар советының район иҗтимагый оешмасы рәисе Фәйрүзә Вазиева, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хөсәенова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева, Мөслимә Хуҗина күп еллар эшләгән «Челныводоканал» предприятиесе вәкилләре котлады.

Кунакларның килүен Мөслимә Хуҗина түземсезлек белән көтте. Ул рәхәтләнеп истәлекләре белән уртаклашты, кунакларга алмаз мозаикасы техникасында башкарылган картиналарын күрсәтте.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән шәхси котлау, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Советыннан чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International