«Искиткеч сигезлек» Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты командасы интеллектуаль уеннар сезонын ачты. Онлайн режимда узган беренче уенда алабугалылар Мәскәү шәһәреннән «DIY Service» компаниясе волонтерлары белән ярыштылар. Очрашуның инициаторы – «Старость в радость» хәйрия фонды.
Уен 8:3 исәбе белән «Искиткеч сигезлек» файдасына тәмамланды. Команда үз көндәшләреннән бүләккә җылылык саклаучы кружкалар алды – аларны мәскәүлеләр алдан ук почта аша җибәргәннәр иде.