ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Камадан Д. Голяков 2023 елның июлендә контракт буенча махсус хәрби операциягә китә. МХОда катнашу вакытында ир-ат үзен чын герой итеп күрсәтә, өч штурм операциясендә катнаша. Пилотсыз очу аппаратларының удар-штурм бүлекчәсе командиры вазифасында ул югары профессиональ сыйфатлар һәм лидерлык сәләтләрен күрсәтә.

2024–2025 елларга балаларның иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатларында Казанның Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары «Һәркем мөһим» программасы кысаларында индивидуаль психологик консультацияләр һәм төркемле дәресләр үткәрә. Чаралар психоэмоциональ травма кичерүче балигъ булмаганнарга психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең ярдәмче светофор» исемле танып белү чарасы узды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән актив мәгълүмати эшен дәвам итә. Әлеге эшчәнлек кысаларында кешеләрнең игътибарын шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәм гадәттән тыш хәлләр, һәлакәтләр һәм янгыннар, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән мультимедиа продукция эшләнгән.

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында 22 декабрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Шартлаткыч җайланмага охшаган предметны тапканда гамәлләр» дигән чара узды. Дәресне тәрбияче Алексей Шатков үткәрде.

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокта күпбалалы гаиләләр белән спорт-күңел ачу чарасы үткәрделәр. 


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Аны район башлыгы Евгений Варакин озата барды.

2025 елда 17 төбәк, Татарстан Республикасын да кертеп, мәшгульлек үзәкләрен комплекслы модернизацияләү программасына кушылачак. Бу хакта Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков башкарма хакимиятнең мәшгульлек өлкәсендәге төбәк органнарының йомгаклау киңәшмәсендә хәбәр итте.

2025 елга «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының федераль этаплары башкалалары расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International