25 апрель көнне Алабуга шәһәренең «Созвездие» мәдәни үсеш үзәге базасында «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» узды.
Чарада 7 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән һәм мәгариф оешмаларыннан 48 кеше катнашты. Чара программасында 9 компетенция буенча биремнәр бар иде. Һәр катнашучы үзенең уникаль эшләнмәсен ясаганда һөнәри осталыкларын күрсәтте.
Чара йомгаклары буенча катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.