28 апрельдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Халикова белән бергә үзәк китапханәдә булдылар, анда Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында «Үз геройларыбыз» библиотөне узды.
Балаларны «Беренче сугыштан Мәңгелек утка кадәр» китап күргәзмәсе, архив материаллары, очерклар һәм истәлекләр җыентыклары, ил тарихындагы героик чорга багышланган документлар белән таныштырдылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы чоры җырларын тыңладылар.