Лениногорскида «Мөмкинлекләр фестивале» уздырдылар

2025 елның 25 апреле, җомга

24 апрельдә Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте базасында «Абилимпикс» төбәк чемпионаты кысаларында II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» узды.

Чарада 5 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән һәм мәгариф оешмаларыннан 26 кеше катнашты. Сәламләү сүзе белән катнашучылар алдында Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең мәгариф өлкәсендә проектларны үстерү юнәлеше җитәкчесе Аделя Исхакова, «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Елена Әхмәтҗанова чыгыш ясадылар.

Чара программасында 5 компетенция буенча биремнәр бар иде. Һәр катнашучы һөнәри күнекмәләрен, осталыгын күрсәтте һәм үзенең уникаль эшләнмәсен башкарды. Барысына да сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International