Республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять турында

2025 елның 25 апреле, җомга

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37 339 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:

- 27,5 % сәнәгатьтә (10,3 мең эш урыны);

- 13,5 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5 мең эш урыны);

- 11,2 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,2 мең эш урыны);

- 9,5 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,6 мең эш урыны);

- 6,2 % транспортта (2,3 мең эш урыны);

- 2,5 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,9 мең эш урыны);

- 0,8 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,9 мең эш урыны);

- 28,8 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,7 мең эш урыны).

3 096 татарстанлы рәсми эшсезләр сыйфатында теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International