«Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында 25 апрельдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән тарихи диктант уздыру мәйданчыгы булды.
Тестта учреждениенең 20 хезмәткәре катнашты. Алар мондый акциянең актуальлеген һәм зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр.
Катнашучылар сүзләренчә, диктант төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге кызыклы сорауларны үз эченә алган иде.