Бүген «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең Шмидт урамында урнашкан филиалының актлар залында чын-чынлап тылсымлы чара узды. Ата-аналар өчен Яңа ел композицияләре ясау буенча мастер-класс оештырылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Виктория Павлова һәм Мәдинә Хаҗарова «Иң мөһиме турында» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Гаилә елына йомгак ясалды.
Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе Яңа ел бәйрәменә йомгак ясады. Елмаюлар, көлү һәм шатлык чараны могҗиза һәм бәйрәм рухы белән баетты.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен музыкаль-уен программасы узды.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучы гаиләләр үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган «Яңа ел китап әйләнеше» бәйрәм программасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Тәтеш районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Ведомство җитәкчесе хезмәткәрләрне, монда яшәүчеләрне һәм кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек теләде һәм социаль хезмәт алучыларга Яңа ел бүләкләре тапшырды.
Традиция буенча Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән «Татэнергосбыт» АҖ директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов котлый.
Яңа ел алдыннан Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына бәйрәм программасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары килде.