28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Быел Бөтендөнья хезмәтне саклау көне цифрлаштыруның һәм ясалма интеллектның хезмәткәрләрнең иминлегенә һәм сәламәтлегенә йогынтысына багышланачак. Ясалма интеллект һәм цифрлаштыру көндәлек тормышның һәм җитештерү процессларының аерылгысыз өлешенә әверелә. Алар куркынычларны киметеп һәм бәхетсезлек очракларын булдырмыйча, имин хезмәт шартлары тудырырга ярдәм итә.

Республика предприятиеләрендә куркыныч сәнәгать объектларында хезмәткәрләрне алыштырырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тикшереп торырга мөмкинлек бирүче ясалма интеллект технологияләре актив кертелә.

15 апрельдән 15 июньгә кадәр барлык предприятиеләргә, оешмаларга һәм учреждениеләргә төрле акцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм башка мәгълүмати-аңлату чаралары уздырырга киңәш ителде. Аларның төп максаты – хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү принципларын үтәү, җитештерүдә имгәнүләр һәм һөнәри авырулар очракларын булдырмау зарурлыгына игътибар итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International