Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннары янына бардылар. Тикшерү нәтиҗәсендә электр үткәргечләрне алыштыру, Яңгул авылында яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызның йортын һәм территориясен җыештыру зарурлыгы ачыкланды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан мобиль бригада оештырылган иде. Социаль хезмәткәрләр, волонтерлар, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары йортны, ишегалдын җыештырдылар. Электр үткәргечләр алыштырылды.
Тыл хезмәтчәне кайгыртулары өчен бик рәхмәтле иде.