2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Минзәлә шәһәренең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар уртак җиңүгә кулларыннан килгәнчә өлеш кертәләр.
Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы өй бүлеге хезмәткәрләре «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты кысаларында төзелгән гаиләдә булдылар.
Россиядә Ватанны саклаучылар елы кысаларында, шулай ук Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән хәрбиләрне искә алу көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Тормышта һәрвакыт батырлыкларга урын бар» дигән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде.
21 гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү стартлары узды. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм социаль хезмәтләр алучыларда патриотлык хисе формалаштыру.
Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында «Бәллүр төн» дигән тематик чара уздырылды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы юнәлештәге әңгәмә үткәрелде. Шулай ук тармак белгечләрен коррупциягә каршы законнарның төп нигезләмәләре белән таныштырдылар.
Татарстанда тышкы дөньяда балаларны яклауга юнәлдерелгән «Заступник» кушымтасы эшли. Бу бушлай мобиль кушымта, аның ярдәмендә балалар критик хәлдә инде 3 минуттан ярдәм ала алачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында искә төшерә.
2024 елның 27 февраленнән айның һәр соңгы сишәмбесендә Татарстанның барлык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәрелде. Быел чаралар дәвам итәчәк. Киләсе гаилә көннәре 28 гыйнварда узачак.