Вакытында ярдәм күрсәтү өчен

2025 елның 16 мае, җомга

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә карауга мохтаҗ гражданнарны ачыклау буенча актив эш алып баралар. Инициатива «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Үзәк хезмәткәрләре адреслы обходлар үткәрә, ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне, инвалидларны һәм башка категориядәге гражданнарны ачыклау өчен җирле үзидарә органнары, медицина учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә.

«Без катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрне вакытында ачыкларга һәм аларга кирәкле ярдәм тәкъдим итәргә омтылабыз», – ди үзәк директоры Наташа Сигаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International