Балтач районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә илтү дәвам итә. Вакытында диспансерлаштыру узу сәламәтлек проблемаларын вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә. Бу эшнең нәтиҗәсе – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив озак гомерлелеге өчен шартлар тудыру.
Чаралар «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспортында бушлай башкарыла. 2025 елда Балтач районы торак пунктларыннан барлыгы 1 000 өлкән яшьтәге гражданны китерү планлаштырылган. Бүгенге көндә районда яшәүче 531 өлкән кеше бу хезмәттән файдаланган.